«Олимп» тәрбияләнүчеләре грек-рим көрәше буенча турнирда уңышлы чыгыш ясадылар
Спорт тормышы

«Олимп» тәрбияләнүчеләре грек-рим көрәше буенча турнирда уңышлы чыгыш ясадылар

«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре «АкБарс" Бергә-бер көрәш сарае призларына яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык Республика турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Ярышларда республиканың унике шәһәреннән спортчылар катнашты. Безнең Солтан Азимов (63 килограммга кадәр авырлык) һәм Илдан Ильясов (69 килограммга кадәр авырлык) үз авырлык категорияләрендә икенче урыннарны яуладылар.


Нет комментариев