Район балалары Атлантта “удар” тотарга өйрәнәләр
Күптән түгел "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексының "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубында булу шөгыльләнүче балалар күплеге белән таң калдырды.
Яшь самбочылар командасының тренеры Хәлил Фәрхетдинов сүзләре буенча, быел әлеге спорт төре малайлар һәм үсмерләр арасында популярлык казана бара.
- Бүгенге көндә биредә иллегә якын кеше шөгыльләнә. Төп нигез кала бирә, даими рәвештә тренировкаларга йөри. Әмма "төшеп калучылар" да бар. Андыйларга, үз өсләрендә даими эшләп тормыйча, бер мизгел эчендә нәтиҗә кирәк. Ә бездә, башка бүтән спорт төрләрендәге кебек үк, тиешле вакытны кардио- һәм көч күнекмәләренә, кыскасы, йөгерүгә, сикерүгә, мәтәлчек атуга һәм башкаларга сарыф итү мәҗбүри. Шулай ук туклану, сәламәт йокы һәм яшәү рәвеше дә зур әһәмияткә ия.
Маталарда шөгыльләнгән спортчы балаларга карап, шундый уйлар кичердем: ирләр булып тумыйлар, ирләргә әвереләләр. Йөгерү юлларында, турникларда, йөзү бассейннарында. Күрәсең, яңа гына мәктәпкәчә яшьне узган малайларның әти-әниләре, аларны бирегә алып килгәч, алдан күрүчәнлектән мәхрүм түгелләрдер. Мускулларны һәм рухи көчне яшьтән чыныктыру зарур, ә спорт мәйданчыкларында һәм спорт клубларында "удар тоту" һәм, гафу итегез, начар энергияне чыгару мөһим. Бу өлкәннәр - профессиональ тренерларның грамоталы җитәкчелеге астында башкарылырга тиеш.
Ә инде яшь самбочыларның нәтиҗәләре һәм җиңүләре турында сөйләгәндә, алар, һичшиксез, бар. Гаяз Сөнәгатуллин - самбо буенча Татарстан беренчелегенең көмеш призеры, ә Тимур Хәмитов Татарстан һәм Башкортстан беренчелегендә көмеш медаль яулаган. Димәк, яңа гына шөгыльәнә башлаган самбочыларның тиңләшерлек кешеләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев