Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район боксчылары җиңүләрен дәвам итә

Тренер Рифкать Мөхәммәтшинда шөгыльләнүче - "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы һәм Владимир Добринда шөгыльләнүче "Олимп" спорт мәктәбе боксчылары берьюлы ике ярыштан җиңүләр белән әйләнеп кайтканнар.

Туймазы шәһәрендә сугышчы-интернационалист Ф.Гәрәев истәлегенә багышланган Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы Беренчелеге узган. Анда 360тан артык боксчы катнашкан. Безнең район дәрәҗәсен анда дүрт спортчы яклаган һәм дүртесе дә медальләр белән әйләнеп кайткан. 2007 елда туган Тимур Хәкимов, 2007 елда туган Оскар Шәрипов һәм 2009 елда туган Саян Низаметдинов алтын медаль яулаган, ә 2004 елгы Егор Томкин бронза медальгә лаек булган.

Туймазыдагы ярышлар белән бер үк вакытта Алабугада бокс буенча XIV Бөтенроссия турниры узган, анда җиңү өчен ике йөздән артык спортчы көрәшкән. Район дәрәҗәсен яклап анда да дүрт боксчы чыгыш ясаган. Алар - абыйлы-энеле Махмадшоевлар - 2005 елгы Мансур һәм 2007 елгы Шамил, шулай ук Артур Хисаметдинов һәм 2002 елгы Нурали Эркинов. Шамил беренче урынны яулаган. Пьедесталның призлы баскычына аның дүртенче урынны яулаган туганы Мансур да якын булган. Ә Нуралига беренче баскычка күтәрелү өчен бер адым гына җитмәгән, ул көмеш медальгә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев