Районда бадминтон буенча ярышлар үтте
Күптән түгел Урыссудагы 3 санлы мәктәп спорт залында узган бадминтон буенча ярыш җиңүчеләренә республикка ярышларында катнашырга туры киләчәк.
Кызлар арасында беренче урынны Аделя Галиева (Акбаш мәктәбе) яулады, икенче - Татьяна Попова (Урыссудагы 2 санлы мәктәп) һәм өченче - Аделя Садыйкова (Ютазы мәктәбе). Малайлар арасында пьедесталның беренче санлы баскычына Ильяс Вилданов күтәрелде (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), икенче - Булат Шәмсуллин (Ютазы мәктәбе) һәм өченче - Руслан Гафаров (Акбаш мәктәбе). Гомуми команда зачетында Акбаш мәктәбе лидерлык итте, икенче урында - Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм өченче - Ютазы мәктәбе. Шуны искәртәбез, ярышлар кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев