Районның яшь спортчылары Баулы шәһәрендә медаль һәм грамоталар яуладылар
Районның яшь спортчылары Баулы шәһәрендә узган XV бокс буенча традицион ачык Бөтенроссия турнирында тагын бер кат үзләрен күрсәтте.
Ярышларда безнең район абруен "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубында укытучы-тренер Рифкать Мөхәммәтшин тәрбиясендәге дүрт малай яклады. Шуларның өчесе турнир призеры булды. 2006 елгы Әмир Гатиатуллин - беренче, Никита Хвостов - икенче, 2004 елгы Радион Железнов өченче урын яулады. Малайларның спорт копилкасы яңа медаль һәм грамоталар белән тулыланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев