Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Спорт - тормыш мәгънәсе

Район мәдәният йортында яшь спортчылар форумы узды. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев сәламләде.

Чара яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллинның узган спорт сезоны нәтиҗәләре буенча чыгышыннан башланды. Фәнис Мәгъсүм улы билгеләп узганча,үткән елда, аннан элекке ел белән чагыштырганда, разрядчылар, спорт мастерына кандидатлар һәм спорт мастерлары саны арткан, халык массакүләм спорт төрләрендә тагын да активрак катнаша башлаган. 2011 елда спорт чараларын уздыруга район бюджеты гына бер миллион сумнан артык акча биргән, бу исә 2010 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Шуны билгеләп узарга кирәк, район җитәкчелеге массакүләм физкультура эшенә зур ярдәм күрсәтә. Яшьләр бүлеге начальнигы шулай ук спорт үсешенең перспективаларын да кыскача яктыртты.
Үз чиратында, форумда катнашучыларны сәламләп, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев үтәргә кирәкле бурычларга басым ясады. Искиткеч спорт корылмаларыннан, ике хоккей кортыннан (Ютазы авылында - ясалма япмалы һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбе ишегалдында) дөрес һәм максатка ярашлы файдаланырга кирәк. Спорт объектларын эксплуатацияләү һәм моңа булышу өчен тренер кадрлары кирәк. Бүгенге көнгә бу актуаль бурыч булып кала. Сәламәт яшәү программасы өстендә җитди эшләү мөһим. Һәм быелгы елның максаты - спорт чараларын эчтәлекле итү. Рөстәм Мидхәт улы сәнәгать предприятиеләренә, белем бирү учреждениеләренә, авыл җирлекләренә, спорт ветераннарына төрле өлкә-ләрдәге уңышлы эшләре, спортка булышлык күр-сәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Форум спорт дөньясында безнең район абруен һәм рейтингын күтәрүгә зур шәхси өлеш керткән физик культура коллективлары арасындагы район спартакиадалары җиңүчеләрен, төрле дәрәҗәдәге ярышларның спортчы-җиңүчеләрен, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы тренер-укытучыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев