Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Тизрәк, югарырак, көчлерәк

Узган атна спорт вакыйгаларына бай булды. Шунысы күңелле, соңгы елда актив яшәү рәвешен - спортны сөючеләр сафы мәктәп яшендәге малай һәм кызлар белән тулылана. Спорт белән уңышлы шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар тудырылган һәм нәтиҗәләре дә шатландыра.

Укучылар спартакиадасы
"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре арасында 2012 елның район спартакиадасы зачетына ярышлар узды. Өч яшь категориясендә 300, 600, 1000 метрга йөгерүдә, биеклеккә һәм озынлыкка сикерүдә 400гә якын мәктәп укучысы көч сынашты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин сүзләренчә, ярыш нәтиҗәләре җиңел атлетиканың укучылар арасында популярлык казанганын күрсәтә, моны катнашучылар санының үсү динамикасы да дәлилли.
Йөгерү һәм сикерүнең ике төрендәге спорт уңышларының күрсәткечләре шулай ук алдагы елларга караганда яхшырак. База гомуми белем бирү мәктәпләре арасында укучылар спартакиадасының өч төре нәтиҗәләре буенча Урыссуның 3 санлы мәктәбе лидерлык итте, икенче урынны Каразирек мәктәбе алды, өченче урында - Иске Урыссу мәктәбе. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче - Подгорный мәктәбе, икенче - Димтамак мәктәбе, өченче - Урыссуның 2 санлы мәктәбе.
Билбауларда көрәш
16-18 мартта Чабаксарда 18-20 яшьтәге юниор егетләр һәм кызлар арасында билбауларда көрәш буенча Россия беренчелеге узды. 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә тренер Рамил Касыймов ("Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) тәрбияләнүчесе спорт мастерына кандидат Алия Бәдретдинова (Иске Каразирек) Татарстан Республикасы командасы составында чыгыш ясады. Ярышлар барышында алган җәрәхәткә карамастан, ул мактауга лаеклы чыгыш ясап, Россия беренчелегенең "бронза" призеры булды.
Самбо
Кукмара бистәсендә самбо буенча "Зилант" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды. Татарстаннан, Марий-Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән 200дән артык катнашучы арасында безнең самбочыларыбыз, тренер Радик Җәләев тәрбияләнүчеләре, соңгы елларда беренче тапкыр катнаштылар. Безнең спортчыларыбыз, призлы урыннарга лаек булмасалар да, яхшы чыгыш ясадылар. Әлеге сәяхәт аларга спорттагы осталыкларын үстерү, турнир тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге бирде.
Картинг
Октябрьскийда 18 мартта узган 2011-2012 елгы сезонның картинг буенча II этапның ачык беренчелегендә картингчылар кышны лаеклы озаттылар. Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең сигез командасы арасында безнең спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. "Кадет" классында Ильмир Хөснетдинов лидерлык итте, сүз уңаенда, ул шулай ук "Союзный" классында өченче урын яулады, Марат Хөснетдинов өченче урынга чыкты. "Юниор" классында пьедесталның беренче баскычына Марсель Кәшәфетдинов күтәрелсә, Тимур Фәхретдинов өченче булды. Команда зачетында безнең картингчыларга тиңнәр юк иде. "Шмель" командасы лидерлык итте, "Аккош" командасы икенче булды, аларның икесе дә - Урыссу бистәсеннән. Командаларны "Аккош" ҖЧҖ (җит. - И. Хөснетдинов) финанслады.
Милли көрәш
Әлмәт районының Калейкино бистәсендә РФ һәм ТР авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча VII яшүсмерләр турниры узды. Монда республиканың 23 районыннан 180нән артык кеше катнашты. Безнең районда милли көрәш торгызылу юлында, дип билгеләп узды яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин, һәм көрәшчеләр үзләрен күрсәтергә өлгерде. Илдан Садыйков (Бәйрәкә авылы, тренер Радик Әхмәтҗанов) 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урын алды. Илнар Хәнипов (Иске Каразирек авылы, тренер Рамил Касыймов) 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче булды. Призерларның икесе дә - "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре. 23 катнашучы команда арасында безнекеләр алтынчы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев