Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Тренер истәлегенә багышлап...

Узган шимбәдә "Энергия" стадионында Анатолий Юматов истәлегенә багышланган футбол буенча традицион турнир узды.

Танылган физкультура эшлеклесе, якташыбыз истәлегенә багышланган турнир районда инде өченче тапкыр уздырыла һәм ел саен футбол сөюче шактый кешене туплый. Чөнки нәкъ менә Юматов ярдәмендә безнең районда футбол массакүләм һәм популяр төс алды. Үз вакытында Анатолий Николаевич районда спортның уен төрләрен үстерде, беренчеләрдән булып балаларны өйрәтте, ә аның районның спорт тормышына керткән өлеше исә бәяләп бетергесез. Күп ютазылылар аны хөрмәт белән хәтердә тоталар.
Турнир чемпионы титулын алу өчен Җәлилдән ике команда - "Нефтьче" һәм "Юность" командалары һәм Урыссудан дүрт команда - "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты", "Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводы", "Профиль-М" һәм "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары көрәште.
Финалга элекке еллар турнирларында җиңүчеләр чыкты: иң беренче турнирда җиңгән "Нефтьче" командасы һәм узган елда җиңү яулаган "Профиль-М" командасы. Киеренке көрәшле уен җанатарларның игътибарын тулысынча үзенә җәлеп итте. Кызыклы һәм кискен көрәш нәтиҗәсендә җәлилчеләр урыссулыларның капкаларына өч туп кертте. Футбол кыры хуҗалары исә моңа бер туп белән генә җавап кайтардылар. Матч 3:1 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Шулай итеп, "Нефтьче" командасы кабат турнирда җиңүче булды, "Профиль-М" икенче урынга лаек булды, ә "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" футболчылары исә пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев