Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Уфа чемпионатыннан бүләкләр

Картинг буенча Уфа шәһәренең ачык чемпионатыннан Урыссу картингчылары шәхси һәм команда зачетында призлы урыннарны алып кайттылар.

Чемпионат үткән атнада Башкортстан республикасының башкаласында узды. Ярышларда ике тугандаш республика - Башкортстан һәм Татарстаннан 15 команда катнашты. Алар исәбендә урыссулыларның "Шмель" командасы да бар. Бу көнне трекка җитмешкә якын картингчы чыкты.
Лидерлык өчен көрәш мавыктыргыч булды. Шәхси беренчелектәге заездлар нәтиҗәләре буенча ике призлы урынны урыссулылар яулады. Эмиль Хөснетдинов "Кадет" классында лидерлар өчлеген тәмамлады һәм өченче урынны яулады. Вадим Гарифуллин "милли юниор" классында лидерлык итте һәм финишка беренче булып килде, шулай итеп, призлы беренче урынны яулады. Команда зачетында лидерлык өчен көрәштә Сарманнан "Ялкын" командасы җиңде. Икенче урынны күрше Октябрьский шәһәреннән "Смарт" командасы яулады, өченче призлы урында - безнең "Шмель" командасы картингчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X