Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу белән Азнакай арасында җиңүчеләр булмады

Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Азнакай һәм Ютазы районнары ветераннарының җыелма командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Соңгы елларда әлеге районнар арасында массакүләм спортны үстерү буенча элемтәләр ныгый. Җиңел атлетика, картинг, милли көрәш һәм футбол буенча тренер-педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу җайга салынган. Очрашуның иптәшләрчә булуына карамастан, матч киеренке барды һәм сугышчан ничья - 1:1 белән тәмамланды. Ике команданың да капитаннары - муниципаль район башлыклары вазифаларын башкаручыларга очрашу шулкадәр ошады ки, алар тагын бер иптәшләрчә матчны октябрь башында Урыссу бистәсенең "Энергия" стадионында үткәрергә карар иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X