Урыссуда бистәнең өлкәннәр командасыннан торган хоккей буенча турнир старт алды
Шушы көннәрдә Урыссуда бистәнең өлкәннәр командасыннан торган хоккей буенча турнир старт алды.
Турнир берничә уеннан торып, 23 февраль, Ватанны саклаучылар көнне аңа йомгак ясалачак. Уеннар бистәнең "Энергия" стадионында" һәм 4 санлы Урыссу мәктәбе янындагы хоккей мәйданчыгында уза. Турнирда биш команда катнаша: Электросоединитель заводы, Олимп яшүсмерләр клубы командасы, Урыссуның 4 мәктәп командасы коллективы, Урыссуның "Запад" җыелма командасы һәм Әбәсләм командасы. Кызыксынучылар өчен, киләсе уен шимбә көнне 13 сәгатьтә стадионда Әбсәләм һәм Олимп командалары арасында, ә 14 сәгатьтә Урыссуның 4 мәктәбе һәм Запад командалары арасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев