Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссуда оешма һәм учреждениеләр арасында узган хоккей буенча турнирга йомгак ясалды

Күптән түгел Урыссуда оешма һәм учреждениеләр арасында узган хоккей буенча турнирга йомгак ясалды.

Турнирда барлыгы биш команда катнашты. Һәм ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды, дип хәбәр итә турнирның төп судьясы Ирек Хәйретдинов. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынга Әбсәләм авылының җыелма командасы, икенче урынга Урыссуның Олимп җыелма командасы, ә өченче урынга Урыссуның 4 санлы мәктәбенең укытучылар һәм мәктәпне элек тәмамлаган, бүгенге көндә студентлар булган егетләр командасы ирешкән. Шуны да искәртеп үтәбез, турнирда Электросоединитель заводының һәм Урыссуның "Запад" җыелма командалары да көч сынашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев