Урыссуда яшь акробатлар үзләренең осталыкларын күрсәтте
Яшь акробатлар үзләренең осталыкларын күрсәтте Узган шимбә, 1 апрельдә, "Олимп" спорт комплексында спорт акробатикасы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Яшь спортчылар икенче ел шөгыльләнә, һәм бу аларның беренче ярышлары. Яшь акробатларның тренеры Рөстәм Гарифуллин сүзләре буенча, секциягә илледән артык бала йөри, алар - 5 яшьтән 12 яшькә кадәр спорт сөючеләр.
- Атнага дүрт тапкыр шөгыльләнәбез, барысы да теләп йөри, - ди Гарифуллин. - Урыссу бистәсеннән тыш, тренировкаларга Әбсәләм, Димтамак, Иске Урыссу, Ютазы авылларыннан һәм күршедәге Октябрьский шәһәреннән киләләр. Бүгенге беренчелектә катнашучыларга өченче яшүсмерләр разряды программасы буенча чыгыш ясарга туры киләчәк.
Менә алар, спортив, ыктымат кызлар һәм малайлар, аяк очларын алга сузыбрак, җанатарларның алкышлары астында, парадка чыкты һәм бер сафка тезелде. Спортчылар алдында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәдигуллин, "Олимп" ССК директоры Светлана Пройдакова һәм балаларның тренеры Рөстәм Гарифуллин чыгыш ясады. Алар ярышта катнашучыларның куелган бурычларын уңышлы үтәүләрен, җиңүгә ихтыяр көчен югалтмауларын, һәрвакыт спортив, сәламәт, чыныккан булып калуларын теләде.
Рондат, перекидка, мостик, стойка, шпагат... Бу көнне яшь акробатлар күрсәткән барлык акробатика элементларын истә калдыру мөмкин түгел иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар куелган бурычны үтәп кенә калмады, күпмедер дәрәҗәдә артистлык әлифбасын да үзләштергәннәр иде. Тамашачылар алдында үзеңне спортчы буларак күрсәтү дә чыгыш нәтиҗәсенә тәэсир итә. Беренче ярышлар "төерле" булмады. Аеруча иң кечкенәләрнең сугышчан характеры тәэсирләндерде. Авырлыкларны, үзләренең "теләмим", "булдыра алмыйм"нарын балачактан җиңәргә өйрәтелгән малайлар һәм кызлар мөстәкыйль тормыш катлаулылыклары алдында да югалып калмас.
Ә инде акробатикага килгәндә, әлеге спорт төре, башка өстенлекләреннән тыш, күркәм дә. Ул грациялелеккә, гәүдәне туры тотарга, тулаем, "үз сыныңның хуҗасы булырга" өйрәтә. Ә катнашучыларга, призерларга һәм беренчелек җиңүчеләренә ахырда тапшырылган дипломнар, мактау кәгазьләре һәм медальләр, саналганнарга өстәп, күңелле бонус, тырышлыкларын тану булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев