Урыссу картодромында – иң яхшы картингчылар
Бүген районда Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ачык кышкы кубогының икенче этабы уза.
Картингчылар, тренерлар һәм күп санлы җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде. Ярышларда Сарман, Бөгелмә, Баулы кебек күрше торак пунктлардан гына түгел, Уфа, Алабуга, Бирск кебек ерак шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнаша. Әлеге сәгатьләрдә унбер камандадан 88 картингчы җиде төрле класста көч сынаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев