Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссуда «Милләтләр кроссы — 2023» узды

Бөтенрәсәй йөгерү көнендә «Милләтләр кроссы — 2023» йөгерешендә катнашучы татарстанлыларга Ютазы районы халкы да кушылды.

Спорт чарасы «Энергия» стадионында узды. 
Узышта төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр, барлыгы 300гә якын кеше катнашты. Әлеге зур чара 100, 200, 400 һәм 800 метр аралыкларда үтте, яшь һәм җенес үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле йөгерү номинацияләрен үз эченә алды. 


Исегезгә төшерәбез, 16 сентябрьдә республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә «Милләтләр кроссы — 2023» Бөтенрәсәй йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы — 2023» чарасы узды.


Ярыш ахырында барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Башка катнашучылар уңай кәеф һәм яшәүгә яңа көч алды.


Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев