Урыссуның “Шмель” командасы – икенче урында
Урыссу картингчылары Лениногорский шәһәрендә узган картинг буенча ТР Көньяк-Көнчыгыш кышкы кубогының өченче этабында уңышлы чыгыш тоткан.
Барлыгы бер йөздән артык спортчы катнашкан ярышларда Ютазы районының “Шмель” командасы мактаулы икенче урынны яулаган. Шәхси уңышларга килгәндә, картинг клубы тренеры Айрат Насыйров биргән мәгълүматлар буенча, “Хонда” классында Арсений Шерер өченче урынны яулаган. “Кадет” классында Артур Шихов – беренче, Максим Дунаев - икенче. “Мини” классында Артем Кәлимуллин җиңү яуласа, Алан Тимофеев икенче урынга чыккан. “Национальный” классында Семен Сидорин – икенче, Эмиль Насыйров – өченче. “Ротакс-Макс юниор” классында ярышка чыккан үсмерләр арасында Тимур Фәйрүзов финиш сызыгын беренче булып узган. “Чезет” классында уңыш Марат Хөснетдинов белән янәдән Семен Сидоринга елмайган – малайлар иикенче һәм өченече урынга чыккан.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев