Волейбочыларның бәйрәм уены
"Олимп" спорт комплексында бүген хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм уенында дүрт команда очрашты. Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде. Бәйрәм иртәсе булуы үз сүзен әйтми калмады - гүзәл затларыбызның һәр хәрәкәтендә күңел көрлеге чагылса, йөзләреннән елмаю чаткысы китмәде. Алар үз уеннарыннан зур канәгатьлек алды - менә шунысы иң мөһиме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев