Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Волейболчылар зур һәвәслек белән уйнады

«Олимп» спорт комплексында Ватанны саклаучылар көненә яраклаштырылаган волейбол буенча ир-атлар арасында район турниры узды.

Волейбол мәйданчыгында алты команда очрашты: «Дим-Тамак авылы», «Ютазы», «Бәйрәкә» һәм өч Урыссу командасы - «Яшьләр», «Олимп» һәм «23 февраль». Очрашу җылы гына узса да, "кан түгү"ләрсез булмады. Җиңү өчен көрәш шулкадәр кызу барды ки, хәтта бер уенчы тезләрен сындырды. Алтмыш җиде яшьлек урыссулы Вячеслав Сибагатов иң өлкән уенчыларның берсе иде. Аның сүзләренә караганда, волейболда ул күптәннән уйнаган, ә уеннарда азаккы ике елда гына ныклап торып катнаша башлаган. Әлеге спорт төре җыен вак-төяк мәшәкатьтән арынырга булыша, ди ул.

Турнир дүрт сәгать дәвам итте. Волейболчыларның, үтеп киткән туп аркасында, күңелләре я төште, я уңышлы тапшырулардан алар рухланды. Нәтиҗәдә, иң көчле өчлеккә ике Урыссу командасы һәм бәйрәкәлеләр керде. Өченче урынны Урыссу яшьләре яулады, икенче урынга Бәйрәкә авылы командасы чыкты, ә турнирның җиңүчесе, исеменә караганда, җиңелергә хакы булмаган «23 февраль» командасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев