Спорт тормышы
Якташыбызга тигезләнәбез
СССРның халыкара класслы спорт мастеры Рузалин Бакиев кубогына чаңгыда узышу буенча ТР беренчелеге 9-11 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә узды.
Һәрвакыттагыча, ярышларда югары сыйфатлы физик әзерлекле, яхшы спорт күрсәткечләре булган ютазылылар "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнаштылар. Татарстанның 27 командасыннан 240 катнашучы арасында Әмир Әхмәтҗанов (тренер Т. Гыйздетдинов) 1996-1997 елларда туган яшүсмерләр арасында ике бронза медален яулады: беренчесен - биш чакрым ераклыктагы дистанциядә классик стильдә, икенчесен - 10 чакрым ераклыктагы дистанциядә ирекле стильдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев