Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Спорт тормышы

Янәдән “алтын”лы Урыссу боксчылары

Баулы шәһәрендә узган тренер И.С.Чернов истәлегенә багышлап оештырылган бокс буенча XIX традицион ачык Бөтенроссия турнирында Ютазы районы боксчылары янәдән матур җиңүләр белән әйләнеп каткан.

“Атлант” үсмерләр-яшьләр клубы тренеры Рифкат Мөхәммәтшин кул астында шөгыльләнүче спортчылар рингта матур көрәш техникасы күрсәтеп, көндәшләреннән күпкә көчлерәк һәм остарак булуларын дәлилләгән. Тимур Хәкимов, Оскар Шәрипов, , Гадел Фаздалов, Ильяс Фәйзрахманов, Ярослав Горбачев һәм Илгиз Гәрәев үз авырлык категорияләрендә чиста җиңү яулаган. Әлеге малайлар арсында гүзәл затларыбыз булуы икеләтә күңелле -  Аиша Неделькина да пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән. Давид Галиуллин, Шамил Махмадшоев һәм Аким Заһидуллин икенче урынга чыкса, Егор Томкин белән Илья Никифоров өченче урынга калган.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев