Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Йөгерү. Сикерү. Эстафета...

Мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләр, авыл җирлекләре физик культура коллективлары арасында сикерү, туп ату, эстафета, йөгерү, пневматик коралдан ату буенча спартакиадага нәтиҗәләр ясалды...

Тулаем алганда, спорт ярышларының алты төре буенча сәнәгать предприятиеләре һәм авыл җирлекләренең физик культура коллективлары ярышты, сигез төрендә - укучылар катнашты. Мәсәлән, чаңгы, йөзү, волейбол, өстәл теннисы, пневматик коралдан ату, җиңел атлетика, җиңел атлетика кроссы буенча Урыссу ГРЭСы командасы пьедесталның беренче урынына күтәрелде, Урыссу химия заводы физкультурачылары икенче урында булды, "Электросоединитель" заводы спортчылары - өченче. Авыл җирлекләре физик культура коллективлары арасында Ютазы авылы командасы лидерлык итте, каразиреклеләр икенче урында булды, 124 санлы һөнәри училище командасы - өченче.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Подгорный мәктәбе командасы лидерлык итте, димтамаклылар икенче урында булды, Урыссуның 4 санлы мәктәбе - өченче. Ә урта мәктәп командалары арасында исә Урыссуның 3 санлы мәктәбе командасы лидерлык итте, Ютазы мәктәбе икенче булды, Каразирек мәктәбе командасы - өченче. Мәктәп укучылары түбәндәге төр-ләрдә ярышты: чаңгы, йөзү, волейбол, мини-футбол, пневматик коралдан ату, җиңел атлетика (2), җиңел атлетика кроссы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев