Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Ютазы пенсионерлары - ”Өченче яшь” призеры

Казан шәһәрендә күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап уздырылган “Өченче яшь” республика пенсионерлары спартакиадасында Ютазы районының өлкән буын вәкилләре призер булды.

Республика спортчылары арасында безнең якташларыбыз ике тапкыр “көмеш” медальгә лаек булган – “ядрә белән атыш”та Ләйлә Нуриева, дартста Рифкат Фәррахов икенче урынга чыккан. “Чүгәләп” күнекмәләр ясаган Зилә Сухоносова исә өченче урынга лаек булган. Өстәл теннисы, йөзү, бер чакрым арада йөгерү кебек спорт төрләрендә көч сынашкан Ринат Фәйсханов, Илдар Кәрипов, Илгизә Гыйздәтова, Людмила Аккуратнова, Шәйбәк Хәйдәров, Камил Шагалиев, Рәзинә Карипова җиңүгә ирешә алмаса да, иң мөһиме, катнашу, башкаларны күзәтү һәм үзеңне күрсәтү.

Ильмира ГАЛИЕВА                                                                  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев