Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Ютазы районында кунакта – республиканың Дәүләт советы дупутаты Ирек Салихов

Бүген Ютазы районында эш визиты белән республиканың Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов булып китте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары   

 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында ул Урыссу гимназиясендә булды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган уку йорты кунакта яхшы тәэсирләр калдырды. Аннан соң ул шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Депутатның эш көне Бәйрәкә авылында дәвам итте. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Инком ага Абдуллин йортында булды. Алар Рөстәм Мидхәт улы белән карт фронтовикны күптән түгел булып узган Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Ирек Салиховта Бәйрәкә авылында урнашкан музей комплексы киштәләрендә сакланучы гасырлык тарих ядкарьләре дә зур кызыксыну уятты. Ул “АгроМир” җәмгыятенең терлекчелек тармагы комплексында эш куелышы белән якыннан танышты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев