Ютазы районында – республика көрәшчеләре
Әлеге сәгатьләрдә “Олимп” спорт комплексында Ютазы районы башлыгы призларына грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елгы үсмер арасында республика беренчелеге бара.
Татарстанның унике районыннан килгән спортчыларны һәм тренерларны район башлыгы урынбасары Гүзәлия Фәхуртдинова сәламләде. Ул көрәшчеләргә матур җиңүләр, хөкемдарларга гадел карарлар теләде. Көрәш келәменә бил алышырга бер йөзгә якын спортчы чыгачак. Җиңүчеләрнең исеме белән район газетасының яңа елда чыгачак берернче санында укып белергә мөмкин булачак. Ярышларның иганәчесе “ТАТ-РДС” җәмгыяте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев