Ютазы авылында гер спорты буенча район Беренчелеге узды
Шимбә көнне Ютазы авылында гер спорты буенча район Беренчелеге узды.
30 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Искәндәр Шәмсуллин яулады, икенче - Илдар Тимбәков, өченче - Эдуард Шәмсуллин. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүгә Динар Ильясов лаек булды, икенче урынны Әмирхан Хаялиев алды, өченче - Тимур Тимбәков. 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне Денис Рәшитов күрсәтте, икенче урынны Тимур Рәхимов алды, өченче - Илназ Сәгъдиев. 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арсен Авакян җиңүче булды, икенче урынны Руслан Хәлиуллин яулады, өченче - Степан Уханов. 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң көчлесе Ильяс Вәлиев булды, икенче урынны Денис Хаҗипов яулады, өченче - Азат Хәлимов. 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне Нәфис Шәмсуллин күрсәтте, икенче урынны Динар Галимов яулады, өченче - Рәмис Биктимеров. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Айнур Әхмәдуллин җиңүче булды, икенче урынны Денис Фамилов алды, өченче - Даниил Макиенок. 75 килограммнан артык булган авырлык категориясендә барысыннан да нәтиҗәлерәк итеп Руслан Зәбиров чыгыш ясады, икенче урынга Айдар Садыйков лаек булды, өченче - Айрат Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев