Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы боксчылары тагын пьедесталда

Бу юлы районыбыз боксчылары бокс буенча С. Гыймранов бүләкләренә Чистайда узган XVI Бөтенроссия турнирында пьедесталның ике югары баскычына менделәр.

Ярышларга республиканың район үзәкләреннән генә түгел, Казан, Уфа, Оренбург, Самара кебек зур шәһәрләрдән дә йөзгә якын спортчы җыелган иде. Самара боксчылары аеруча көчле булды, шулай да алар безнең тренерлар Рифкать Мөхәммәтшин һәм Владимир Добринның кайбер тәрбияләнүчеләрен уза алмады. Бик катлаулы өч алыштан соң 2008 елгы Артур Хисаметдинов һәм 2003 елгы Тимерлан Рамазанов хөкемдарлар тарафыннан үз категорияләрендә иң көчлеләр дип табылды, ә 2002 елда туган Нурали Эркеновка икенче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев