Ютазы боксчысы җыелма команда составына кертелде
Безнең боксчы Иван Колесников, бокс буенча республика беренчелегендә җиңгәннән соң, республика җыелма командасы составына кертелде.
Казанда узган Татарстан Республикасы беренчелегендә призлы урыннарны тренер-укытучы Рифкать Мөхәммәтшин тәрбияләнүчеләре ("Атлант" үсмерләр-яшьләр клубы) яулады. Әйтик, Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Иван Колесников 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында ТР беренчелегендә 36 килограмм авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды. Ә Урыссу гимназиясе укучысы Иван Хвостов шул ук категориядә 38,5 килограмм авырлыкта бронза призеры булды. Беренчелектә барлыгы 137 спортчы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев