Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычылары җиңү артыннан җиңү яулый

Март ае ахырында Ютазы чаңгычылары берьюлы ике ярышта катнашкан һәм район абруен лаеклы яклаган.

Чаңгыда узышу буенча башкалада узган Казан шәһәре беренчелегендә ирекле стиль белән спринтер ярышларында катнашкан "Олимп" спорт мәктәбе спортчысы Әмир Әхмәтҗанов яшүсмерләр арасында "көмеш" медальгә лаек булган.

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре 400дән артык спортчы кабул иткән. Алар арасында "Олимп" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Таһир Гыйздетдиновның тәрбияләнүчеләре дә булган. "Бөгелмә марафоны" исеме астында үткән чаңгыда узышу буенча республика ярышлары 30, 15, 10, 7,5 һәм 5 чакрым дистанцияләрдә оештырылган. Ирекле стиль белән 10 чакрым арада чаңгы киеп йөгергән Лилия Габитова хатын-кызлар арасында финиш сызыгын беренче булып узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев