Ютазы чаңгычылары - беренчелектә беренче
Безнең спортчы Андрей Зимин Октябрьский каласының 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышларының ачык беренчелегендә җиңү яулаган.
Ярышка чыккан 300дән артык чаңгычы арасында көч сынашкан Андрей унбиш чакрым дистанцияне уңышлы узып, 2000-2001 елгы үсмерләр арасыннан финишка беренче килгән. Шул ук яшь төркемендә чаңгы юлына баскан кызлар арасыннан Айназ Фәйзрахманова "бронза" медаленә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев