Ютазы чаңгычылары янәдән җиңүче
«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов кулы астындагы тәрбияләнүчеләр чаңгы ярышлары буенча Октябрьский шәһәре Беренчелегендә катнашты.
Спринтта ирекле стиль буенча алар өч медаль яулап кайтты. 2001-2002 елда туган кызлар арасында Гөлназ Закирова беренче булса, 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге үсмерләр арасында Әмир Әхмәтҗанов җиңү яулады. Айназ Фәйзрахманова 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кызлар арасында өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев