Ютазы чаңгычыларын Алтайда да таныйлар
"Олимп" спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдиновның тәрбияләнүчесе Гүзәлия Закирова бүген Барнаул шәһәреннән берьюлы ике медаль белән әйләнеп кайтты.
Югары уку йортлары арасында чаңгыда узышу буенча Россия беренчелегендә ике төрле ярышта катнашкан Гүзәлия "көмеш" һәм "бронза" медальләренә лаек була. Гүзәлия Закирова - булачак табибә. Бүген ул Уфа дәүләт медицина университетында белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев