Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы герчеләренең чыдамлылыгына күпләр көнләшерлек

Узган атнада "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Татарстан Республикасының гер спорты буенча Беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 11 районыннан килгән 101 спортчы катнашты.

Язның иң беренче төп бәйрәме алдыннан егетләр белән беррәттән кызлар да чыгыш ясады. Бәйрәкәдән килгән катнашучы кызыбыз Линара Әгълиева үз авырлык категориясендә 138 күтәреш ясап беренче урынга чыкты.

Ярышларның беренче көнендә 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк спортсменнар, җиде авырлык категориясендә егетләр һәм дүрт авырлык категориясендә - кызлар чыгыш тотты.

Кечкенә булуларына да карамастан, ютазы герчеләре көрәштә көндәшләргә үз-үзләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, 48 кг авырлыкта Денис Белов 135 күтәреш ясап беренче урынны яулады. Шул ук авылык категориясендә Тимур Рәхимов 96,5 күтәреш ясап бик яхшы нәтиҗә, өченче урынга лаек булды. Шулай ук өченче урынга 68 кг авырлыкта 132 тапкыр гер күтәргән Арсен Авакян ирешә.

Айбулат Ибраһимов, Тимур Әхмәдиев һәм Булат Вәлиуллиннар 68 килограммга кадәр авырлыкта үз үзләрен яхшы күрсәтәләр. Айбулат беренче урынга, Тимур - икенче һәм Булат - өченче урыннарны яулыйлар. Шулай итеп пьедесталның барлык мактаулы баскычларында ютазы егетләре басып торды.

Унике яшьлек Никита Вдовин 73 килограммнан авыррак булган авырлык категориясендә команда копилкасын өченче урынны яулавы белән тулыландыра. Ул 37,5 күтәрелеш ясый.

Икенче көнне узган ярышлар беренче көндәге уңышларга яңа җиңүләр алып килде. Барлык герчеләр дә бу көнне мавыктыргыч ярышлар күрсәтте. Җиңү соңгы минутларга кадәр үзен көттереп килде. 100 күтәрелеш ясаган 63 кг авырлыкта Ильяс Вәлиев беренче була. Азнакайлылардан аз гына калышкан 68 кг авырлыкта Тимур Әхмәдиев пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Ул 47,5 тапкыр күтәрә. 73 кг авырлыкта көндәшләре белән азакка кадәр көрәшкән Константин Светелик беренче урынга лаек була. Аның нәтиҗәсе - 103 күтәрелеш.

78 кг авырлыкта калган спортсменнарны артта калдырып 192,5 тапкыр гер күтәргән Альмир Сафин беренче урынга чыга. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, аның чыгышы иң истә калган чыгышларның берсе булды. 85 кг авырлыкта чыгыш тоткан Павел Гущеров 135 тапкыр күтәреп икенче урынны яулый.

Герчеләрнең шәхси җиңүләре һичшиксез команда беренчелегенә үз өлешен кертте. Безнең 1998-1999 елда туган ютазы герчеләре команда беренчелегендә көмеш призерлар булдылар. Ә 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк герчеләребез Минзәләдән килгән герчеләр белән беренче урынны бүлештеләр.

Эстафета ярышларында безнең егетләр 216 күтәрелеш ясап тагын беренчелекне күрсәттеләр. Һичшиксез, герчеләребезнең уңышлары аларның тренерлары Радик Әхмәтҗанов, Роберт Вафауллин, Руслан Зәбировтан башка күз алдына китереп булмас иде. Шулай итеп, ютазы герчеләре командасы пьедесталның югары баскычында басып торсалар да, моның өчен аларга бик нык тир түгәргә кирәк булды, чөнки ярышларда көчле герчеләр күп иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев