Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы көрәшчеләре башкорт җирендә сынатмый

Иске Каразирек авылының билбирмәс үсмере Нияз Миннияров, татар-башкорт көрәше буенча урта белем бирү йортлары арасында Уфада узган ярышта, 60 килограмм авырлыкта чыгыш ясап, мактауклы икенче урынга лаек булган.

Ярышларның икенче көнендә әлеге батыр көрәшче үз казанышларын тагын да яхшырткан. Ул, 1999-2000 елгы яшьүсмерләр арасында татар-башкорт көрәшендә бил алышып, гомумән җиңү яулаган. Районыбыз көрәшчеләре башка төрле ярышларда да күркәм уңышларга ирешкән. Әйтик, февраль аенда Октябрьский шәһәрендә 1999-2001 елгы яшьүсмерләр арасында узган билбау көрәше буенча Башкортстан Беренчелегендә дә "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Рамил Касыймов кулы астында шөгыльләнүче Нияз Миннияров белән Илвар Хисматуллин үз авырлык категорияләрендә икенче урынга лаек булган. Берничә көннән соң әлеге үсмерләр Әлки района Базарлы Матак бистәсендә узган ярышларда да уңышлы чыгыш ясаган. Билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелегендә кызлар арасында Эдуарда Марченко мактаулы икенче урынны яуласа, Алинә Фәйзрахманова исә өченче урынга чыккан. Үсмер малайлар арасында барган бил алышуда Нияз янәдән пьедесталның икенче баскычына күтәрелсә, аның авылдашы Илвар өченче урынга чыккан. Әлеге ярышларда тренер Радик Әхмәтҗанов тәрбияләүче үсмерләр дә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән: Динара Әгълиева һәм Илдан Садыков өченче урынга лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев