Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Ютазы һәм Урыссу боксчылары сезонны Октябрьск шәһәрендә уңышлы яптылар

"Атлант" клубыннан һәм "Олимп" спорт мәктәбеннән боксчылар Октябрьскийдагы турнирда 12 медаль яулады.

Октябрьский шәһәре шәһәр округы администациясе башлыгы бүләкләренә бокс буенча республика турниры үз рингына Россиянең 20 шәһәреннән 180 спортчыны җыйды. Безнең боксчылар Соль-Илецк, Баулы, Бәләбәй, Актаныш, Иглин, Лениногорск, Түбән Кама, Абдуллино шәһәрләреннән һәм Идел буеның башка торак пунктларыннан спортчылар өчен көндәшләр булдылар. Ютазы районы казанышлары маясы ике алтын, дүрт көмеш һәм алты бронза медале белән яшь боксчыларның, шулай ук аларның тренерлары - Владимир Добрин һәм Рәфкать Мөхәммәтшинның көчләре һәм сәләте аркасында тулыланды. Турнирның дүрт көне дәвамында боксчылар үзләрен аямыйча алышкан.

- Әйе, егылулар, үкенечле күңелсезлекләр һәм үз районыбыз дәрәҗәсен саклау өчен биниһая зур җаваплылык йөге булды. Әмма хәтта мондый катлаулы шартларда да, спортчыларыбыз турнирлар һәм ярышларның даими чемпионнары исемен саклый алдылар, - дип сөйли "Атлант" боксчылар командасының әти-әниләр комитеты башлыгы Эдуард Фаздалов.

Менә шулай итеп, боксчылар өчен җиңүләр һәм ярышлар сезоны тәмамланды. Алда алар өчен озын булмаган җәйге каникуллар, әмма инде июль ахырында рингта яңадан җанлану башланачак.

Нәрсә әйтик, көч җыегыз, спортчылар! Сез - безнең горурлыгыбыз!

Сан: 2017 елның беренче яртыеллыгында "Атлант" клубы боксчылары тарафыннан 29 алтын медаль яуланган.

Нәтиҗәләр

Алтын медальгә лаек булучылар

Егор Томкин

Оскар Шәрипов

Көмеш медальгә лаек булучылар

Тимур Хәкимов

Раушан Шәһәбетдинов

Илгиз Гәрәев

Нурали Эркинов

Бронза медальгә лаек булучылар

Адель Фаздалов

Саян Низаметдинов

Радион Железнов

Тимерлан Рамазанов

Артур Хисаметдинов

Шамил Махмаджоев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев