Ютазы районы боксчыларының “маялары” җитез рәвештә тулылана
Безнең спрортчылар ышанычлы рәвештә "җиңелү белмәсләр" данын яулый бара. Баулыда узган тренер И. Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча XVI традицион ачык турнирдан барлык сигез катнашучы да алтын һәм көмеш медальләр белән әйләнеп кайттылар. Анда зур булмаган шәһәрләрдән һәм Чаллыдан сиксәннән артык боксчы катнашты.
Егор Томкин, Родион Железнов, Никита Хвостов, Камил Сабуров, Тимур Хәкимов һәм безнең иң яшь җиде яшьлек спортчы Саян Низаметдинов үз авырлык категорияләрендә иң көчлеләрдән булдылар, ә Адель Фаздалов һәм Әмир Гатиятуллин икенче урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев