Ютазы районы чаңгычыларына икеләтә бәйрәм
Бүген Кымыз-Тау спорт базасында республика программасы буенча тергезелгән чаңгы-прокат базасын ачу тантанасы булып узды. Чарада күп санлы ютазылылар, чаңгы спортын яратучылар катнашты. Аларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул республика күләмендә югары уңышларга ирешүче "Олимп" спорт мәктәбенең чаңгычылар командасы тренеры Таһир Гыйздетдиновка кыйммәтле бүләк тапшырды. Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал...
Бүген Кымыз-Тау спорт базасында республика программасы буенча тергезелгән чаңгы-прокат базасын ачу тантанасы булып узды.
Чарада күп санлы ютазылылар, чаңгы спортын яратучылар катнашты. Аларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул республика күләмендә югары уңышларга ирешүче "Олимп" спорт мәктәбенең чаңгычылар командасы тренеры Таһир Гыйздетдиновка кыйммәтле бүләк тапшырды. Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы да Рөстәм Нуриев белән Таһир Гыйздетдиновка бирелде. Тантана чаңгы сезонын ачу белән үрелде. Чаңгы юлына район предприятиеләреннән, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән җыелган 14 команда чыкты. Җиңүчеләрнең исеменәре белән район гәҗитенең алдагы санында танышырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев