Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Ютазы районы халкы – Бөтенроссия йөгерү бәйрәмендә

Узган шимбә иртәсендә Россиянең 84 төбәгендә оештырылган Бөтенроссия йөгерү көненә ике меңнән артык ютазылы да кушылды.

Урыссу бистәсенең "Энергия" стадионында узган "Милләтләр кроссы"нда гына да бер меңгә якын кеше катнашты, бу көнне башка торак пунктларда да сәламәтлек сукмагына баскан райондашлар шактый булды. Бөтенроссия йөгерү бәйрәменә җыелган олысын һәм кечесен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде.
Кояшлы ярыш иртәсе VIP-йөгереш белән башланды. Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе вәкилләре дә финишка исән-сау килеп җитте. "Милләтләр кроссын" балалар дәвам итте. Алар быел шулкадәр күп җыелган булып чыкты ки, 10 һәм 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны хөкемдарлар берничә төркемгә бүлеп, ярышка чыгарырга мәҗбүр булды. 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында да сәламәт яшәү рәвеше алып баручы балалар шактый булып чыкты. Кырык яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында көч сынашу бик җанлы барды. Кемдер чын-чынлап ярышты, икенче берәүләр каралган бер түгәрәк дистанцияне канәгатьлек хисе алу өчен генә урап килде. Иң мөһиме, җиңү түгел, катнашу. Йөгерү юлына чыккан иң тәвәккәлләрнең исеменәрен җомга көнне чыгачак гәҗит битләреннән укып белергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев