Ютазы районы кызы барлык малайларны җиңде
Йөздән артык сротчы катнашкан 2008-2009 елларда туган спортчылар арасында самбо буенча Октябрьский шәһәренең ачык беренчелегендә Урыссу самбочылары призлы урыннарны яулады.
Софья Игонина, 35 килограммга кадәр авырлыкта - 1 урында, 30 килограммга кадәр авырлыкта - Сәгыйть Ярков - 1 урында, 32 килограмм авырлыкта Айнур Гыйздәтов - 2 урында, Булат Фәттахов, 32 килограмм авырлыкта - 2 урында, Матвей Соколов (26 килограммга кадәр) - 2 урында, Дмитрий Любимцев (28 килограммга кадәр) - 3 урында. Аларның тренерлары - Радик Җәләев һәм Хәлил Фәрхетдинов.
35 килограммга кадәрге авырлык категориясендә ярышта Ютазы районыннан бердәнбер кыз самбочы Софья Игонина катнашты. Ә аңа көндәшләр табылмавы сәбәпле, спортчыга малайлар белән алышырга туры килде. Һәм ул аларны җанатарларның көчле алкышлары астында җиңде. Афәрин! Котлыйбыз!
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев