Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районы республика эшмәкәрләренең веломарафонында катнашучыларны кабул итте

Узган шимбә иртәсендә Ютазы районы республика эшмәкәрләренең сигезенче веломарафонында катнашучыларны кабул итте.

Казанның Үзәк стадионыннан Бөгелмә-Баулы-Ютазы-Азнакай-Җәлил-Әлмәт маршруты буенча 27 майда юлга чыккан эшмәкәрләрне безнең район делегациясе Баулы һәм Ютазы районнары чигендә алсуланып пешкән калач белән каршы алды.

Шундый эчкерсез очрашудан, якты йөз һәм тәмле сүздән тәмам күңелләре күкнең җиденче катына менгән ватандашлар шатлыкларын яшереп калмады - алар сыздырып уйнаган гармун моңына кушылып үзләре яраткан җырларны башкарудан да, дәртле моңга кушылып, җилдереп биеп алудан да тыелып кала алмады.

- Велосипедларда озын чакрымнар узу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Әмма без үзебезнең характерыбызны сыныйбыз һәм ныгытабыз. Сүз уңаеннан, безнең арада хатын-кызлар да бар, - дип билгеләп узган эшмәкәрләр, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш районнарында беренче тапкыр булуын, җирле халыкның бик матур тормыш белән яшәвен билгеләп үтте.

Ике көпчәкле техниканы юлдашы итеп алган эшмәкәрләр, Алабакүл, Димтамак торак пунктлары аша узып, Ютазы авылында тукталыш ясады. Мәдәният йорты мәйданчыгына җыелган җирле халык аларны алкышлап, куәт биреп каршы алды. Кунакларны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Елена Абдуллина сәламләде.

- Шәхси эшмәкәрләр көне уңаеннан, без сигез ел элек республика буенча веломарафон уздыру турында кабул иткән карарыбызны быел да тормышка ашырырга булдык. Веломарафон аша сәламәт яшәү рәвешен күтәреп һәм хуплап чыгу белән беррәттән, без район җитәкчеләре, җирле эшкуарлар белән дә очрашабыз, түгәрәк өстәлләр уздырабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, - дип үз максатлары һәм бурычлары белән уртаклашкан республиканың кече һәм урта бизнес ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, менә шулай җылы кабул итүләре өчен Ютазы районы халкына ихлас рәхмәтен җиткерде.

Районның кечкенә артистлары веломарафончыларга иң матур чыгышларын бүләк итте. Яшь буын вәкилләре аларга район турында сувенирлар - истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев