Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районында яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килгән

Быел районда универсаль спорт мәйданчыкларының саны өчкә артты.

Урыссуның 2 санлы мәктәп территориясендә урнаштырылган спорт мәйданчыгы, асылда, баскетбол һәм волейбол кырыннан тора.
Подгорный бистәсендә куелган мәйданчыкта да хәзер спортның шушы төрләрен яратучылар очраша ала. Урыссуның 4 санлы мәктәп ишек алдында куелган спорт мәйданчыгыннан урын алган тренажерлар зонасы һәркемкә сәламәтлеген ныгыту өчен зур мөмкинлек тудыра. Районнарда универсаль спорт мәйданчыкларын урнаштыруга нигезләнгән республика программасы киләсе елда да үз эшен дәвам итәчәк, дип белдерде спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев