Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районының боксчылары алтын ярата

Районның яшь боксчылары, Урыссудагы "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы һәм "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре район спорт казанышларының гомуми маясын бары тик 2016 елның яртысында гына да 36 алтын медаль белән тулыландырган.

Көмеш һәм бронза турында әйтәсе дә юк. Әйе, Ютазы боксчылары алтын ярата, ә ул, мөгаен, аларны өстен күрәдер. Ни өчен дисезме? Җиңүгә ихтыярлары булгангадыр, мөгаен. Яки биредә башка берәр нәрсә яшеренгәнме? Алыйк, мисал өчен, 16 июньнән 18 июньгә кадәр узган 190 яшь боксчы исәбендә безнең ун боксчы катнашкан кызлар һәм егетләр арасында узган бокс буенча ачык Октябрьский шәһәре беренчелеген. Баймак, Туймазы, Кандра, Октябрьский, Уфа, Бакалы, Бәләбәй, Ижау, Соль- Илецк, Бугуруслан, Баулы, Байлар Сабасы, Лениногорск - менә бу элеге беренчелектә боксчылары катнашкан шәһәрләр исемлеге... Безнең район дәрәҗәсен яклаган Ютазы районы боксчылары нинди бүләкләр белән кайткан соң? Дүрт алтын, бер көмеш һәм өч бронза - яшь спортчыларның нәтиҗәләре шундый. Һәм аларның исемнәре даими рәвештә газетабыз битләрендә күренеп тора.
Бу юлы алтын медальгә Никита Хвостов, Саян Низаметдинов, Аиша Неделькина, Камил Сабуров лаек булды, көмешне Әмир Гатиятуллин яулады, бронзаны Адель Фаздалов, Тимерлан Рамазанов һәм Нурали Эркинов алды. Ютазы авылыннан ике соңгы спортчы тренер Владимир Добринда шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, җиде яшьлек Саян Низаметдинов шулай ук яхшы техникага ия яшь спортчы буларак, махсус бүләк белән билгеләнгән.
- Егетләребез уңышлы чыгышларының сере нәрсәдә? - дип сорыйм тренер Рифкать Мөхәммәтшиннан.
- Беренче чиратта дисциплинада, ә инде соңыннан башка шәхси сыйфатлар - сугышчан характерга, чыдамлылыкка, сәламәт амбициягә ия булуда. Чынлап та, нинди генә шәһәрләрдә булмыйк, безгә сарказм белән: тагын ютазылылар бөтен алтын медальне алып бетерергә килгән инде, - диләр. Бу җәһәттән ихтирам да, гаҗәпләнү дә сизелә: нәрсә белән аерыла соң алар шул хәтле? Берни белән дә аерылмыйлар. Әмма! Үз вакытында совет спорт мәктәбен узган һәм зур спортка "юллама" алган спортчы буларак, мин тәрбияләнүчеләремнән дә шөгыльләргә, тренировкаларга шундый ук мөнәсәбәт таләп итәм. Күпчелеге көнгә биш тапкыр шөгыльләнә. Һәм беркем дә гафу итәрлек сәбәптән башка тренировкаларны калдырмый. Сүз дә юк, рухи яктан да, эш белән дә спортчыларның әти-әниләре булыша. Әйтик, автотранспорт белән ярдәм итәләр. Башкача булганда, без бу кадәр ярышларда катнаша алыр идек мени? Шул ук вакытта көндәш белән парлап чыгыш ясаганда гына боксчылар тонуста була, бу аларга стимул бирә.
Менә алар, гади малайлар һәм шундый ук, юк гади дип әйтергә тел бармый, бер кыз "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы алдында басып тора. Күптән түгел узган ярышларда талчыгуларына карамастан, алар тренировкаларга килгәннәр. Кешене байлык боза, дигән фикер яши. Ә менә тугыз яшьлек ябык кына Аиша Неделькинаны алтын медале масайдырмаган. Ул тыйнак һәм эчкерсез.
- Мине "Олимп"ка әтием алып килде, - ди биредә атнага өч тапкыр тренировкаларга килүче Аиша.
- Ә компьютер уеннарын яратасыңмы?
- Минем вакытым юк. Компьютерны сирәк кабызам.
Никита Хвостовны да бирегә әтисе алып килгән. Тыңлагыз әле, районда үзләренең балаларының физик һәм рухи үсешләренә битараф булмаган аталар бар икән әле. Алар балаларының төрле яклан үсешенә булышлык итә. Менә хәтта кызларны да "удар тотарга", үзләрен якларга өйрәтәләр. Ш-ә-ә-ә-п. Унике яшьлек Егор Томкин үзе бокс белән шөгыльләнергә теләк белдергән, өч ел шөгыльләнә. Әлеге үсмерләргә һөнәри булмаган чит караш ташласаң да, аларның чынлап та спортчыл, төз гәүдәле булуына инанасың. Күп тә сөйләмиләр. Бу аңлашыла да, эш белән шөгыльләнгән кеше тынычлыкны өстен күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев