Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районының “Әбсәләм” командасы - икенче

Районның 25 еллыгы кысаларында кичә "Энергия" стадионында футбол командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды.

Казан, Баулы, Октябрьский, Әбсәләм, Ютазы районы ветераннарының футбол командаларын район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Район мәдәният йорты артисты Илдар Әхтәмов җыр бүләк итте.
Мини-футбол буенча турнир берьюлы дүрт команда арасында барды. Уен бик "кызу" барды - каршы як капкага таба очкан тупның штангага бәрелеп, өмет иткән гол берничә тапкыр керми калды, футболчылар арасында туган низаглы вәзгыятьләр, спортчыларның җәрәхәт алуы - барысы да җанатарларны зур киеренкелектә тотты. Турнирда катнашучы алты команда арасында берничә сәгатькә сузылган уен "Ядран" мини-футбол клубы җиңүе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев