Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районының спортчы Шамил Ямиловка ММА буенча спорт мастеры исеме бирелгән

Егерме яшьлек Шамил Ямиловка ММА буенча спорт мастеры исеме бирелгән.

Егетнең туган төбәге булып күрше республиканың Стәрлетамак шәһәре саналса да, спортчы ММА (кагыйдәләрсез сугыш) буенча ярышлардан медальләрне безнең районга алып кайта. Шуны да әйтеп узарга кирәк, ул ММА буенча Росииянең беренче спорт мастеры булып тора. Спорт Олимпына беренче адымнарны Шамил самбода ясаган, ә бүгенге көндә аның казанышлары маясында төбәк һәм ил дәрәҗәсендә зур җиңүләр аз түгел. Киеренке тренировкалар һәм компромиссларсыз алышлар белән узган еллар эчендә спортчы панкратион буенча дөнья беренчелегендә җиңүче булган. Ачыклык кертәбез, панкратион - ул кара-каршы көрәшнең борынгы төре һәм заман кагыйдәләрсез сугышының аналогы булып тора. Өстәвенә, ул әлеге спорт төре буенча чемпионат призеры булган. Аның триумфаль җиңүләре арасында 84 кг авырлык категориясендә ММА буенча Россия беренчелегендә призлы урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев