Ютазы самбочылары Октябрьский каласыннан җиңү белән кайттылар
Безнең районның яшь самбочылары Октябрьский шәһәрендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
Тренерлар Радик Җәләев һәм Хәлил Фәрхетдиновның өч тәрбияләнүчесе ярыштагы 150 катнашучы арасында ярышты. Әмма күп санлы көндәшләр безнең спортчыларны куркытмаган. Игезәкләр Гаяз һәм Нияз Сөнәгатуллиннар беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлешкән. Икенче генә ел самбо белән шөгыльләнүче унбер яшьлек Азат Шәйхетдинов исә ышанычлы рәвештә финалга узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев