Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы спортчылары Йошкар-Олада катнаш кара-каршы көрәш буенча чемпионатта чыгыш ясады

Катнаш кара-каршы көрәш буенча Идел буе федераль округының Йошкар-Олада узган чемпионатында ютазы спортчылары Татарстан өчен чыгыш ясады.

Чемпионатта йөз кырыкка якын спортчы катнашты. Составында унөч кеше булган республика җыелма командасы, дүрт алтынга һәм өч бронза медаленә лаек булып, команда алышында җиңү яулады. Призерлар арасында ММА буенча безнең Россия чемпионы Шамил Ямилов та бар иде. Ул тулысынча финалда да сугыша ала иде, әмма осталыгын йөз процентта күрсәтергә аңа кул җәрәхәте мөмкинлек бирмәде. Финалга чыгу өчен көрәштә аның кулбашы зарарланды, шуңа да кармастан, ул характер ныклыгы күрсәтә һәм алышны дәвам итеп, аның ихтыяр көченә исләре киткән тамашачыларның кайнар алкышларына лаек була. Хәзерге вакытта Шамил май ахырында Оренбургта узачак Россия чемпионатында Татарстан өчен чыгыш ясарга әзерләнә. Безнең Руслан Акунаев исемле икенче спортчы, беренче алышны отып, шулай ук финалда катнашуга дәгъва белдерде. Әмма икенче сугыш барышында алынган кул чугының җитди җәрәхәте, аңа ярышта катнашуны дәвам итәргә мөмкинлек бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев