Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы яшь спортчылары Җәлилдә узган бокс буенча матч очрашуында чыгыш ясадылар

Безнең яшь спортчылар Җәлил бистәсендә Татарстан һәм Башкортстан командалары катнашында узган бокс буенча матч очрашуында таң калырлык уңыш белән чыгыш ясадылар.

Ярышка Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Бәләбәй, Туймазы, Октябрьский һәм башка якын шәһәрләрдән йөзгә якын боксчы килгән иде. Безнең районнан сигез боксчы чыгыш ясады һәм сигезе дә (!) алтын медаль белән әйләнеп кайтты. Алышларны оста итеп "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы тренер-укытучысы Рифкать Мөхәммәтшин җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2009 елгы Саян Низаметдинов, 2008 елда туган Адель Фаздалов һәм 2007 елгы Оскар Шәрипов уздырды. Калган биш җиңүче "Олимп" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Добрин тарафыннан әзерләнгән иде. Алар - 2005 елда туган Илнар Вәлиуллин, аның яшьтәше Таһир Мортазин, 2003 елда туган Тимерлан Рамазанов, 2002 елгы Нурали Эркинов һәм 2000 елда туган Адель Гарипов. Әти-әниләре әйтүе буенча, яшь спортчыларга яуланган медальләре шул дәрәҗәдә кадерле булган ки, хәтта алар йоклаганда да бүләкләреннән аерылырга теләмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев