Райондашлар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре - иң күңелле чор. Чөнки бөтенебез яратып өлгергән "Дубравушка" чаңгы-прокат базасына барып, чаңгыга басарга мөмкинлек туа.
База хуҗалык эшләре мөдире Р. Лотфуллина сүзләренә караганда, чаңгы сезоны ачылган көннән алып "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы кассасына чаңгыларны прокатка биргән өчен 25 мең сумга якын акча кергән. Былтыр бу сан чама белән 7 мең сумны гына тәшкил иткән.
Адәм баласы уңайлы шартларны үз итә. Гаиләбез белән без дә табигать кочагына чыгарга, чаңгыда шуарга яратабыз. Бераз арганнан соң, җылы бинага кереп, шашлык авыз итеп, җылы чәй эчүдән дә рәхәт әйбер юктыр. Һәм безнең хис-тойгыларыбызны уртаклашучылар көннән-көн арта. Ял көннәрендә, аеруча 11 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, чаңгы шуучыларның иң күпләп килгән вакыты. Берәүләр үзләрен өч һәм биш чакрым ераклыктагы трассада сыныйлар. Ә икенчеләр, ягъни чаңгы юлы буенча тыныч кына йөрергә теләгән кешеләр, бу ләззәтне база территориясендә үк алалалар.
Шулай булгач, хөрмәтле ютазылылар, чаңгыга басарга теләсәгез - кыенсынмагыз, бирегә килүчеләрнең барысы да оста чаңгычылар түгел. Һәм сезнең кыю булмаган беренче адымнарыгыздан беркем дә көлмәячәк. Тәвәккәл булыгыз!
Нет комментариев