Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылылар дөнья беренчелегендә

Апрель уртасында Украинаның Запорожье төбәге Токмак шәһәрендә үсмерләр арасында гер спортының аерым күнегүләре бунча буенча дөнья беренчелеге узды.

Ярышларда Ютазы спортчылары, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучы-тренер Роберт Вафауллин тәрбияләнүчеләре катнашты. 124 санлы һөнәри училище укучысы Илһам Шәмсуллин (фотосурәттә сулдан беренче) этеп күтәрүдә өченче һәм ыргым белән күтәрүдә икенче урыннарны яулады. Ютазы мәктәбе укучысы Айрат Абдуллин (фотосурәттә уңнан кырыйда) этеп күтәрүдә дә, ыргымда да икенче урыннарны алды, ә 124 санлы һөнәри училище укучысы Артур Гыйльметдинов ике төрдә дә дүртенче булды. Сүз уңаенда, егетләр - спорт мастерына кандидатлар.
Команда беренчелегендә Татарстан-Россия җыелма командасы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, Украина җыелма командасы лидерлык итте, Үзбәкстан командасы өченче булды.
Герчеләребез дөнья беренчелегендә катнашулары Илһам Сафин (Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты), Ралит Хәйдәров (124 санлы һөнәри училище), Илдар Җиһангиров ("Втор-Мет-Транзит") һәм Фәнис Нәбиуллин (Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге) химаячелек ярдәмнәре аркасында мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев