Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылылар көрәш буенча ярышта катнашканнар

21 нче ноябрьдә Азнакай шәһәрендә үткән Гәрәев Фирдәвес Тәлгать улына багышланган татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасының ачык турниры. "Олимп" балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр соңгы араларда ярышлардан зур уңышлар белән әйләнеп кайталар.

Бу әлбәттә җиңел килми: даими тренировкалар, дөрес сайланган күнегүләр җыелмасы, ихтыяр көче һәм әлбәттә тренер тарафыннан тудырылган уңай психологик атмосфера белән ярышка дөрес күзлектән карый белү. Һәр катнашкан ярыш тәрбияләнүчедә җиңәме ул юкмы, канәгатьләнү хисе калдырырга тиеш, һәм үзеңә нәрсә өстендә эшләргә кирәклегенә юнәлеш бирергә тиеш.

21 нче ноябрьдә Азнакай шәһәрендә үткән Гәрәев Фирдәвес Тәлгать улына багышланган татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасының ачык турниры узды. Бәйрәкә авылыннан Сафиуллин Рәмзил 30 килограмм авырлык үлчәвендә III урынга лаек булды.(тренеры Әхмәтҗанов Радик Мөхәмәтшә улы), шулай ук Каразирек егете Кашапов Илназ Альберт улы 45 килограмм авырлык үлчәвендә III урынга чыкты.( тренеры Касимов Рамил Илкам улы)

28 нче ноябрьдә Чаллы шәһәрендә 1998-99 нчы һәм 2000 нче елдан яшьрәк яшьүсмерләр арасында көрәш төрләре буенча Федерация Призына уздырылганIX нчы шәһәр татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир узды. Шулай ук "Олимп" балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, Каразирек авылыннан Кашапов Илназ бу юлы көмеш медальга лаек булды.(тренеры Касимов Рамил Илкам улы).

Алдагы җиңүне хәзер Октябрьский шәһәрендә, техникумда укучы Каразирек авылының көрәшчесе Миннияров Нияз яулады. Ул 29 нчы ноябрьдә Уфада Билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасының ачык турнирында катнашты. Ничә еллар Татарстанны иңләгән егетебез бу юлы лаеклы рәвештәберенчелекнене алды. (тренеры Касимов Рамил Илкам улы).

Алдан ук рәхмәт әйтеп, Каразирек авылыннан Касимова Л.К.

Кашапов Илназ Чаллы шәһәрендә узган ярышта, бүләкләү мизгелендә.

Миннияров Нияз Уфадагы ярышта. Коллау мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт