Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылылар, сез хезмәткә һәм оборонога әзерме?

Әгәр юк икән, хәзерге вакытта Урыссу бистәсенең “Энергия” стадионында “Хезмәткә һәм оборонога әзер” Бөтенроссия физик-спорт комплексы нормативларын үтәү өчен хәзерлек күрү максатында, кече спорт мәйданчыгы ясала.

Бу эш “Халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен физик культура һәм спорт, массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, шул исәптән халыкның спорт объектлары белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен күтәрү һәм спорт резервын әзерләү" федераль программасы кысаларында башкарыла. 
“Демография” милли проекты нигезендә 2020 елда Татарстанда тугыз спорт-технологик җиһазлар комплексы сатып алынган һәм шуларның берсе Ютазы районына бүлеп бирелгән.
Бүген кече спорт мәйданчыгында спорт җиһазларын урнаштыру ахырына якынлашып килә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов сүзләре буенча, яңа объектны ачу тантанасы октябрь ае ахырына билгеләнгән. Димәк, Ютазы районы халкы карамагына бик тиздән тагын бер спорт мәйданчыгы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев